Бердәм пособие өчен түләүне ничек рәсмиләштерергә

2023 елның 30 гыйнвары, дүшәмбе

Бердәм пособие өчен түләүне ничек рәсмиләштерергә

Түләүне алу өчен дәүләт хезмәтләре Порталы аша электрон гариза бирергә яки яшәү урыны буенча яки КФҮ буенча Россия социаль фондының клиентлар хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Гариза гына бирергә кирәк. Социаль фонд тиешле органнар һәм оешмалардан ведомствоара хезмәттәшлек кысаларында кирәкле документларны мөстәкыйль соратып алачак. Өстәмә мәгълүматларны дәүләт мәгълүмат системаларында тормыш вәзгыяте турындагы мәгълүматлар чагылыш тапмаган аерым очракларда гына тапшырырга кирәк булачак.
Гаризаны карау өчен 10 эш көне кирәк. Аерым очракларда максималь вакыт 30 эш көне булачак.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International