«Татар кызы 2019»

2019 елның 16 сентябре, дүшәмбе

2019 нчы елның 12 нче сентябрендә Казанда Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе сәхнәсендә "Татар кызы-2019" Республика конкурсының финалы узды.  Бәйрәмне  “Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Шахмай авылы тарихы музее” мөдире Сабирова Г .К. да тамаша кылды. Матурлык һәм талант, милли гореф-гадәтләр бәйрәмендә Татарстан районнарыннан һәм шәһәрләреннән 12 кыз катнашты, алар арасында безнең Адилә Галимова Илдар кызы  лаеклы чыгыш ясады. Ул “Иң ихлас кыз» номинациясенә ия булды. Финал тантанасында тамашачылар арасында Россиянең башка төбәкләреннән һәм чит илләрдән 27 ярымфиналчы да бар иде.

Традиция буенча республика конкурсының финалы ут, музыка,  финалисткалар һәм дәрәҗәле кунаклар чыгышлары белән тулыланды. «Казан» бию ансамбле, Салават Миңнеханов һәм Гүзәлем дуэты, татар эстрадасы вәкилләре быел финалның бизәге булды. Әлеге конкурсны Бөтендөнья татар конгрессы оештырды

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International