7 декабрьдә Архангельский мәдәният йортында сәламәтлекләре чикле кешеләр өчен чәй өстәле артында “Бәхет Сезгә күп елларга” ял программасы үткәрелде
Барлык килүчеләрне АҖБ Сердюк Н А, бәйрәм белән котлады, матур теләкләр теләде. .
Н. Таротина, Н. Ершова, О. Осипова һәм « Родные просторы» катнашучысы О. Забродина матур җырлар башкардылар. .
Килгән кунаклар “Үз кулларың белән”, “Иң җитезе” конкурсларында актив катнаштылар. “Яхшылык эшлә” девизы астында адреслы котлаулар җиткерелде. .
Мәдәният йорты хезмәткәрләре үткәргән әлеге чара сәламәтлеге чикле авылдашлары өчен һәр елны оештырыла.