Караучысыз калган өлкәннәр өчен гаилә

2017 елның 14 марты, сишәмбе

Яңа Чишмә МР “Кайгырту”халыкка социаль хезмәт күрсәтү  комплекслы үзәгендә эшнең яңа формаларын тормышка ашыру буенча күп эшлиләр.Караучысыз калган олы яшьтәге гражданнар үзләрен-үзләре карый алмаса картлар интернат йортына һәм аерым гаиләләргә урнаша алалар.       2017 нчче елның  1 январеннән ТР  хезмәт һәм социаль яклау   Министерлыгы “ Караучысыз калган өлкәннәр өчен гаилә” пилот проектын кабул итте. Караучы гаилә “Республика матди ярдәм үзәге” белән дүрт яклы килешү төзи . 

2017 нче елның  февралендә Яңа Чишмә МР “Кайгырту”халыкка социаль хезмәт күрсәтү  комплекслы үзәге ярдәме белән Яңа Чишмә картлар интернат йортында яшәүче берәү караучы гаиләгә алынды. Аның өчен бу гаиләдә барлык шартлар да тудырылган. Аерым бүлмәсе, җиһазлары куелган.  Үзе барысыннан да канәгать.

Караучы гаиләләргә эләгү өчен Яңа Чишмә МР “Кайгырту”халыкка социаль хезмәт күрсәтү  комплекслы үзәгенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Адресы Яңа Чишмә авылы  Май урамы 8 йорт   телефоны 2-29-37

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International