Яңа Чишмә муниципаль районы Антитеррор комиссиясе утырышы

2017 елның 7 апреле, җомга

3 апрельдә  Санкт-Петербург шәһәре метросында шартлау булу булу сәбәпле 2017 нче елның 6 апрелендә Яңа Чишмә муниципаль районы Антитеррор комиссиясе чираттагы утырышын үткәрде.  

Террорга каршы тору чараларын көчәйтү буенча оешма җитәкчеләре Вафин Р.С., Носова Г.А., Еронтьев А.Л., Кузнецов В.В. чыгыш ясадылар.

Тормыш өчен кирәкле булган объектларны саклау, кеше тормышын саклау буенча  сорауларга җавап биреп полиция бүлеге җитәкчесе Сруров Р.Р. сөйләде.

Һәрбер оешма җитәкчесенә җәмәгать урыннарына керүне тикшереп , сумкаларын карап  журналга яза барырга кирәклеге, хезмәткәрләргә һәркөнне инструкция үткәрергә кирәклеге әйтелде.

Хөрмәтле  Яңа Чишмә халкы, игътибарлы булыгыз!

Белегез: әйбернең тышы аның төп вазыйфасын капларга мөмкин. Шартлаткычны иң гади әйберләрдә:   сумка, пакет, тартмаларга, уенчык эченә яшереп куярга мөмкиннәр.

Хубасыз  әйберләргә кагылырга яисә ачып карарга ярамый, шартлаткыч булуы мөмкин.

Әгәр сез теракт оештырылу яисә терак оештытырга теләүчеләрне беләсез икән тиз арада Россия ФСБ  яки ТР ЭЭШ идарәсенә хәбәр итәргә кирәк..

ТР ЭЭШ хезмәтенең кизү телефоны

8 (843) 291-35-28

 

02

Кәрәзле телефоннан

020

Россиянең ТР УФСБ  хезмәтенең кизү телефоны

8 (843) 231-45-55

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International