1 июнь - Балаларны яклау көнендә “Ятим һәм караучысыз калган балаларны торак белән тәэмин итү” прграммасы нигезендә Яңа Чишмәдә Чистай урамында 6 номерлы шәхси йортта өй туе булды. Бу өйне бүгенге көндә армия хезмәтендә булган Холин Владислав өчен төзеделәр Ачкычны әбисе Холина Валентина Егоровнага тапшырдылар, оныгы кайткач алар бергәләп шунда яшәячәкләр.