Бүген 2 июньдә терлекчелек, кыр эшләре төгәлләнеше турында 2017 нче елның биш ае нәтиҗәләре буенча утырыш булды.

2017 елның 2 июне, җомга

Бүген 2 июньдә терлекчелек, кыр эшләре төгәлләнеше турында 2017 нче елның биш ае нәтиҗәләре буенча утырыш булды. Киңәшмәне район башлыгы  В.М.Козлов алып барды. Киңәшмәдә район оешмалары җитәкчеләре, авыл хуҗалыгы башлыклары, ҖҮС башлыклары катнашты.  

    Киңәшмә барышында район авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы   Л.Е.Богомолов үткән айларда райондагы терлекчелек эшләренең барышы, андагы кимчелекләр турында сөйләде.

    ПМО УСХ һәм П башлыгы  И.Х.Фасхутдинов язгы чәчү барышында килеп чыккан  проблемалар турында сөйләде. Җитәкчеләрне һәм белгечләрне чәчелгән мәйданнардагы культураларның үсүен җентекләп күзәтергә киңәш итте.     Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Л.К.Исхакова район авыл хуҗалыгы оешмаларыннан бюджетка  НДФЛ налоглары түләнеше турныда сөйләде.

    Киңәшмә ахырында  район башлыгы В.М.Козлов җитәкчеләргә хуҗалыкларда сөт һәм ит җитештерүне арттырырга, көтүлекләрдәге эш барышын, янгынга каршы чараларны көчәйтергә кирәклегенә басым ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International