Яңа Чишмә муниципаль районында Россия көнен бәйрәм иттеләр

2017 елның 13 июне, сишәмбе

Башкарма комитет башлыгы кушуы буенча район оешмаларында Россия көне уңаеннан түбәндәге чаралар үткәрелде.

Иртәнге 08-00 дән һәр мәдәният учрежденияләрендә Туган як, Россия, балачак турында җырлар яңгырады.

Яңа Чишмә паркы территориясендә җирле “Бөтен Россия” партиясе вәкилләре халыкка Россия Федерациясе символикасы төшерелгән  ленточкалар һәм сувенирлар өләште.

Мәктәп яны  лагерьларында “Рәсәй символлары” дигән рәсем конкурсы һәм шигырь  конкурслары узды.  

Район ЗАГС бүлегендә 14яшьлекләргә тантаналы шартларда паспортлар тапшырылды.  

 Район мәдәният йортында картлар йортында яшәүчеләр өчен  “Казан-Татарстанның башкаласы” темасына  документаль фильм  күрсәтелде.

Туган якны өйрәнү музеенда “Рәсәй символлары” дигән темага әңгәмә үткәрелде.

Китапханәчеләр халыктан Рәсәй тарихы турында сораштырулар үткәрделәр.

Универсаль спорт мәйданчыгында футбол буенча   Чемпионат һәм “Күңелле стартлар” үткәрелде. Ял паркында мылтыктан ату ярышы үткәрелде.  

 17.00 сәг. автоузыш булды  . 18.30 сәг. “Синең өчен җырлыйм-Ватаным” темасына бәйрәм  концерты булды. Район мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм сәнгать мәктәбе укучылары матур җырларын бүләк иттеләр.

Россия көнен бәйрәм итү салют белән төгәлләнде.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International