ИГЪТИБАР!
Хөрмәтле , район халкы
Хөрмәтле , район халкы! 2017 нче елның июнь аенда Казан шәһәрендә FIFA 2017 конфедерация Кубогы үткәрелү сәбәбле, гражданнар куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен түбәндәгеләргә игътибар итәргә чакырабыз:
-сәбәпсез, спорт корылмалары белән, транспорт инфраструктурасы белән, халыкара чемпионатта катнашу өчен Татарстанга килгән катнашучылар һәм оештыручылар белән кызыксынучыларга;
- химик реактивлар, агулар һәм башка куркыныч әйберләр алучыларга. (ацетон, хозяйственное мыло, алюминиевая пудра, уксусная кислота, гидропирит, сухой спирт, элементы питания, провода, поражающие элементы и т.д.), бу әйберләр террористлык эшләү өчен кулланылырга мөмкин;
-теләсә нинди сәбәпләр табып, республика кешеләреннән шартлаткыч кертергә тырышучыларга, күп кеше җыела торган урыннар турында сораштырган кешеләргә;
Тагын түбәндәгеләргә дә игътибар итәргә чакырабыз:
- транспорт тукталышларында, сату объектларында, ял итү урыннарында күпләп җыелып торучыларга; тагын шулай ук, подъездларда, подвалларда, чердак һәм өй алларында хуҗасыз яткан шикле әйберләргә (хуҗасыз сумкалар, пакетлар һ.б.);
- квартирны аз вакытка тору өчен биреп тору;
-аерым фатирга даими җыелучы төркемнәргә;
-кеше яши торган урыннарда сезонга туры килмәгән сәер киенүчеләргә.
ТР Хокук саклау органнары шундый кешеләр, әйберләр турында күргән, белгән, ишеткән очракта, аларга мөрәҗәгать итүегезне сорый. Телефоннар:
ТР ЭШМ кизү хезмәте телефоны : 291-35-28
Россия УФСБның ТРгы кизү хезмәте телефоны: 231-45-55
Россия УФСБның ТРгы күпканаллы телефоны: 231-49-00
Шулай ук Татарстан Республикасының теләсә кайсы полиция бүлегенә «02» номеры белән, кәрәзле телефоннан – «102» номеры белән шалтырата аласыз.
Алдан ук рәхмәт белдерәбез һәм тудырылган уңайсызлыклар өчен гафу үтенәбез.