Яңа Чишмәдәге балалар бакчаларында ЮХИ көне үткәрелде

2017 елның 16 июне, җомга

Яңа Чишмәдәге «Ландыш» һәм «Алтын ачкыч» балалар бакчасына   Норлат ГКУ башлыгы, ТР дагы ЮХИны пропагандалауда  финанс ярдәме күрсәтү дирекциясе  Гөлфия Гималтдинова һәм Яңа Чишмә районы ЮХИДИ инспекторы Айрат Сатдаров килде  -дип яза “Ландыш” балалар бакчасы тәрбиячесе  Марина Гимадеева.

 

Ике балалар бакчасының да тәрбиячеләре олылыр төркемендә “Юл билгеләре илендә” , “Без юл йөрү кагыйдәләрен беләбез” темасына чара үткәрделәр. Балалар рәхәтләнеп кунакларга юл йөрү кагыйдәләрен белүләрен күрсәттеләр. 

 

 

Алар юл аша  чыгыу тәртибе турында сөйләп кенә калмадылар,ә чын постовой кебек зебра аша чыгу тәртибен һәм борылышта светофорга карап хәрәкәтләнү тәртибен дә күрсәттеләр. “Алтын ачкыч” бакчасы балалары авыл җирлегендә машина йөртүчеләр өчен памяткалар да өләштеләр. Аннан балалар бергә җыелып музыка залына керделәр һәм юл йөрү кагыйдәләре турында   «Будь заметней», «Велосипед», «Лето в деревне», «Пешеходный переход» мультфильмнарын карадылар.

 

 

Мультфильмнарны килгән кунаклар алып килгән иде. ЮХК бүлмәсенә кереп балалар “Җәяүле нәрсә белергә тиеш?” дигән викторина сорауларына җавап бирделәр.

Инспекторлар тәрбиячеләргә балалрны өйрәтүнең файдасы һәм мөһимлеге турында сөйләделәр, ата-аналарга машинада балаларны махсус креслода йөртергә кирәклеген аңлаттылар, велосипед, скутерда йөртергә ярамавын аңлаттылар. Кунаклар балаларга төрле уенчыклар: яна торган  значоклар, ЮХ турында өстәл уеннары, китаплар бүләк иттеләр.

Дустанә очрашу ахырында «Ландыш» бакчасы коллективы хезмәткәрләре “Балаңның кулыннан тот” дигән  акцияне башлап җибәрделәр. Бу эстафетаны Яңа Чишмәдәге “Кояшкай” бакчасы кабул итеп алды. Акциянең максаты: ата-аналарга баланы берялгызын гына урамга чыгарып җибәрергә ярамавын аңлату.  

Марина Гимадеева, «Ландыш» балалар бакчасы

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International