Авыл тарихы

Чаллы башы авылы тарихыннан

 

Чаллы башы авылы текә ярлы елга буена урнашкан. Бу Чаллы елгасы дип атала. «Чаллы» (чаллык) инеш яки чишмә башланган урынны шулай дип атыйлар. Моннан 300-340 ел элек шул елга башланган урынга беренче кешеләп килей утырганнар. Шуна курә авыл Чаллы башы дип атала.

1897 елда авылда 2391 кеше яшэгән, 1911, 1912 еллар тирәсендә авылда хужалыклар 560-600 тирәсендә булып, иген чәчү, терлек асрау белән шогелләнгәннәр. Аларның 400 дисәтинәгә якын жирләре, 100 дисәтинәгә якын урманнары булган. Халык бик ярлы яшәгән. Шуна курә кешелэрнен 1/3 е Владимир баена барып эшкә урнашырга мәҗбүр булган.

Авылда өч мәчет эшләгән. 1921 елгы ачлык авылга зур бәлалар алып килә, янгын чыгып 300 гә якын хуҗалык янып бетә. Йорт-җирсез калган крестьяннар «Комсомольск», Днепрогэс төзелешенә эшкә китэләр. Бары тик 1923 елдан соң гына авыл яңадан тыргызыла башлый. 1927 елда авылда беренче мәктәп тезелә, аны 20 км ераклыктагы Изгар авылы янындагы боярның зур өен сүтеп алып кайтып салалар. Авылга салынган мәктәп волостька кергән 12 татар авылына икенче мәктәп була. Беренче укытучылар авыр шартларда эшләделәр, менә алар Мостафин Исхак, Мостафина Хәдичә, Мостафин Габдрахман, Вагапова Рокия, Урманчиева Менирәләр.

1929  елда мәчетләр бетерелә.

1930  нчы елда авылда «Алга» колхозы тезелә, аңа 28 хужалык керә. Аны оештыручылар Шарапов Гата, Хамматов Нурлыгаталар булган. Шулай ук тагын бер колхоз «Диктатура пролетариата» дигән оеша. Оештыручы Мухлисуллин Хабибулла була. Соңыннан алар берләшеп «Алга» колхозы гына кала - рәисе Шарапов Гата була. Чаллы башы авылына 1932 елда беренче трактор «Путиловец» һәм «Интер» маркалы трактор кайта. Авылның беренче трактористы булып Сафин Сагит эшли башлый. Крестьяннар күмәк тормышның өстенлеген күрәләр, шуңа күрә колхозга кермәгән бер генә хуҗалык та калмый.

Беек Ватан сугышы башлангач авыл халкы кулга-кул тотынышып, бердәм булып Ватанны яклауга күтәрелә. 300 гә якын кеше сугышка китә, алар бөтен фронтларда да үз-үзләрен кызганмыйча батырларча керәшәләр, 117 кеше батырларча һәлак булып яу  кырында ятып калалар.

Сугыштан соң колхозлар берләшеп, техниканы МТС ка берләштергәч авыл хуҗалыгы үсеп китә. Шул елларда авылда кирпеч заводы сафка баса. 1950 елда бригадада биш тәгәрмәчле, ике гусиницалы трактор, 9 комбайн , 6 машина була. 1962 елда авылда сигезьеллык мәктәп эшли башлый.

1981 елда Чаллы башы авылына газ керә, 1991 елда яңа мәчет эшли башлый.

Соңгы яңарту: 2023 елның 27 марты, 10:51

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International