Авыл тарихы

Чертуш авылы тарихыннан

Чертуш авылы элек Казан губернасы Чистай өязенең Каргалы волостена кергән. Чертуш авылының оешуы  картлар фикерләвенчә  өч йөз ел элек барлыкка килгән, исеме турында ике төрле фикер йөри. Ләкин авылдан 1556 елгы акчалар табыла, димәк авыл моннан да элегрәк булган.

Беренчесе: авылда берничә милләт вәкилләре яшәгән, татарлар чирмешләр, чуашлар- шуларны берләштереп Чертуш исеме биргәннәр диләр.

Икенчесе: авылга җир бүлеп йөрүчене «землемер- чертежник»  дип атаганнар, авыл кешеләре аны үзгәртебрәк Чертошник дип йөрткәннәр. Шуннан Чертушка  әйләнгән имеш.

1912 елларда Чертуш авылы бу тирәдәге зур авылларның берсе булган, 500 ләп  хуҗалык исәпләнгән. Авылның бай дип аталган хуҗалыклары унлап булган, Ризван байның таш йортлары, кибете. Авылда ике җил тегермәне, аның берсе Ризван байныкы, икенчесе Дәүләтша байныкы була.

Авылда өч мәхәллә булган. Беренчесе югары оч мәчете, ул 1900 башында төзелгән, 1934 елларга кадәр эшләгән, аннан соң 1971 елга кадәр клуб вазыйфасын үти. Урталык мәчете 18 йөз урталарында салынган, 1940 елда искереп сүтелгән. Түбән оч мәчете нарат агачыннан такта түбәле булла. 1938 елларда аның манарасын кисәләр. Сугыштан соң урталыкка күчерелеп, 1972 елга кадәр медпункт булып хезмәт итә. Авылда законлы муллалар диеп Галләм мулла, Әхмәтвәли мулла, Максум муллаларны хәтерләп сөйлиләр.

Гражданнар сугышы Чертуш авылына да кагылмыйча үтми. Бу сугыш вакытында авыл аша кызыллар һәм аклар алмашынып бик еш үтеп торалар. 1919 нчы елның март аенда сәнәкчеләр фетнәсе кузгала. Фетнәчеләр авылга килеп һәм корал белэн куркытып халыкны олуга куа башлыйлар. Алар Каргалыга таба хәрәкәт итәләр. Ләкин шул вакыттта Казаннан җибәрелгән махсус отряд килеп житә. Туптан бер-ике залп бирүгә фетнәчеләр качып китәләр. Алар артыннан кызыл отряд уза. Аннан сон фетнәче калдыкларын бетереп йөруче мадъяр отряды килә. Мадъярлар ирләрне һәм картларны күпер төбенә алып төшеп 37 кешене атып үтерәләр. Авылдагы йортларга ут төртәләр. Бераз вакыттан соң бу мадъярларның тыныч халыкны атып йөргәнлекләре өчен хөкем ителгәнлекләре билгеле була. Әлеге кешеләрне бер баз казып авылның тубән очына авыл халкы күмә. Хәзер каберлек өстендә тимер рәшәткә һәм кабер ташы тора.

Чертуш авылында 1930 елның мартында 29 хуҗалык колхозга берләшеп «Карл Маркс» исеме биргәннәр. Колхозный беренче рәисе Әхметшин Сафа булган. Әкрен генэ авыл халкы хәлле генә яши башлый.

Сугыш башлана. Авылдан 150 дән артык кеше сугышка китә. Шуларның 77 се илебез азатлыгын яулауда батырларча һәлак булдылар.

1958 елда «Карл Маркс» (Чертуш), «Марс» (Акьяр), «Ирек» (Шахмай), «Алга» (Чаллы башы) колхозларын берләштереп үзәге Шахмай авылында «Татарстан» колхозы оеша.

 

Соңгы яңарту: 2023 елның 27 марты, 10:52

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International