Кызыклы шәхес белән очрашу

2017 елның 9 октябре, дүшәмбе

2017 елның 6 октябрендә  Шахмай  урта мәктәбендә  кызыклы , уникаль шәхес белән очрашу булды. Балерина Әлфия Айдарская- танылган ата-аналарның  танылган кызы.

            Әнисе-җырчы һәм композитор Сара Садыйкова, әтисе- актер һәм режиссер   Газиз  Айдарский.Әнисенең архивын өйрәнгәч, Әлфия Газизовна  халыкка аның басылып чыкмаган әсәрләрен җиткерергә уйлый. Ә бирегә ул "Шахмай егете" (С.Хәким сүзләре,С.Садыйкова  көе) җырын ишеттерергә килә. Әлеге җыр җинаятьче кулыннан һәлак булган милиция  хезмәткәре Хәмит Хәйруллинга багышланган була.

            Ә.Айдарская китапханәгә әнисе турындагы ике китапны бүләк итте.Очрашу күңелгә үтеп керерлек узды.Биредә С.Садыйкованың укытучылар һәм музей җитәкчесе Сабирова Г.К.  тарафыннан башкарылган  "Казан кичләре", "Җидегән чишмә" җырлары яңгырады.

            Ахырдан кунак Шахмай авылы музеенда булды һәм әтисе архивында булган экспонатларны бүләк итәргә вәгъдә бирде. М.Фәйзинең туганнан туганының улы Рифкать Фәйзуллин  Газиз Айдарский труппасында уйный.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International