Яңа Чишмә районында Өлкәннәр декадасы тәмамланды

2017 елның 13 октябре, җомга

Яңа  Чишмә районында  1 октябрьдә  Өлкәннәр декадасы старт алды. Декада кысаларында пенсионерларга һәм ветераннарга адреслы ярдәм оештырылды, аларның җәмгыять  тормышына катнашулары активлаштырылды.Биредә төп ярдәмчеләр- яшүсмерләр һәм балалар: бүгенге тимурчылар йортларны чистару, бакчаларны тәртипкә китерүдә булышалар.

            Чаралар кысаларында  өлкәннәр өчен бәйрәмнәр оештыру өчен спонсор ярдәмнәре булдырылды.Табибларның өйдә генә ятучы өлкәннәрнең өйләренә килеп караулары, дәвалау-сәламәтләнлдерү чаралары үткәрелде.

            "Кайгырту" КСХҮ  хезмәткәрләре  үзләе карамагында булган балалар  белән төрле дәресләр үткәрделәр, ясалган бүләкләрне картлар интернат-йортына илтеп тапшырдылар.

            "Олимп" УСЗда  өлкән буын кешеләре өчен спорт бәйрәме  узды. Бәйрәм өстәл теннисы, дартс, җиңел атлетика,  масрестлинг, шашка төрләрен үз эченә алды.Барлык төр ярышларның да җиңүчеләре ачыкланды. Алар диплом һәм бүләкләр белән бүләкләнде.Бәйрәм "Бердәм Россия"нең җирле бүлекчәсе ярдәме белән оештырылган чәй өстәле артында дәвам итте.

            06.10.2017 - өченче буын   Университеты  ачылды. Өлкәннәр түбәндәге программаларбуенча өйрәтелде: -"Компьютер нигезләре  " - 13 кеше, - "Сәламәт яшәү рәвеше" - 15 кеше, - "Туган як тарихы" - 12 кеше.

"Кайнар линия" телефоннарында кизү тору оештырылды, 1 кеше мөрәҗәгате кабул ителде.

            Мәктәпләрдә тематик класс сәгатьләре үткәрелде."Картлык ярдәмгә мохтаҗ","Мәрхәмәтлелек кеше бизи" һ.б., концертлар куелды, акцияләр оештырылды.Китапханәләрдә  өлкәннәр белән очрашулар үткәрелде, "Яхшылык эшләргә ашыгыгыз" темасына мастер-класс , "Сине данлыйм, Яңа Чишмә җире" исеме астында күргәзмә оештырылды.

            Декада барышында бассейн белән тренажер залына  бушлай йөрү мөмкинлеге тудырылды, бу мөмкинлектән 67 кеше файдаланды.

            Чаллы башы авылы Мәдәният йортында  Өлкәннәр көненә багышланган " Безгә еллар - зирәклеккә баскычлар" дип аталган  чара үткәрелде.Шахмай, Черемухово, Акбүре  АМЙ да Өлкәннәр көненә багышланган чаралар үткәрелде.

Концертлы, спорт ярышлы, бәйгеле, бәйрәм өстәлләре артында дәвам иткән бәйрәм чаралары барлык  авыл җирлекләрендә дә узды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International