Россия Федерациясе Конституциясе көне Россиянең иң мөһим дәүләт бәйрәмнәренең берсе булып тора һәм ел саен 12 декабрьдә билгеләп үтелә. Конституция-дәүләтнең төп законы - Россиянең барлык хокукый системасының нигезе булып тора һәм башка законнарның мәгънәсен һәм эчтәлеген билгели. Яңа Чишмә районы мәктәпләрендә бу көнне җирле үзидарә органнары вәкилләре катнашында ачык дәресләр үткәрелә. Дәресләрнең максаты-дәүләт законнарын саклауның мөһимлеге турында күзаллау формалаштыру, укучыларның гражданлык-хокукый белемен үстерү, актив гражданлык позициясен һәм хокукый аңны формалаштыру, хокукый культура күнекмәләрен алу, гражданлык инициативасын һәм гражданлык җаваплылыгын үстерү.