Гаскәрләрне Әфганстаннан чыгаруга 30 ел тулуга багышланган чаралар

2019 елның 15 феврале, җомга

Бүген, 15 февральдә Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 30 ел тула. Бөек Ватан сугышына караганда озаграк барган сугыш нәкъ менә шул көнне тәмамланды. Ул вакыттан бирле күп су агылды. Әкренләп яралар тезэлэ. Әмма ерак Әфган сугышы турындагы хәтер генә ул сугыш вакыйгаларын, еллар арасы да юкка чыгара алмый...........

Анда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Ф. Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары М. Хөснетдинов һәм Ш. Яһудин, шулай ук Яңа Чишмә районы башлыгы В. Козлов, Әфган сугышы ветераннары, предприятие һәм оешма җитәкчеләре, мәктәп укучылары, район халкы катнашты. Бер минут тынлык белән сугышчы-интернационалист һәйкәленә чәчәкләр салу булды.

Атна дәвамында, патриотик тәрбия кысаларында, Совет гаскәрләренең чикләнгән контингентын Әфганстаннан чыгаруга 30 ел тулу уңаеннан, Татарстан Республикасының Яңа Чишмә муниципаль районы мәдәният учреждениеләре тарафыннан «Вакыт безне сайлады»дигән чаралар циклы үткәрелде.  Сыйныф сәгатьләре, сугыш хәрәкәтләрендә катнашучылар белән очрашулар, әңгәмәләр, батырлык дәресләре узды. Районның барлык китапханәләрендә дә китап күргәзмәләре, музей – экспозицияләр оештырылган. Мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләре сугыш хәрәкәтләрендә катнашучыларның, һәлак булган һәм тыныч вакытта вафат булган гаиләләренең өйләрендә булдылар.

21 февральдә совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 30 ел һәм Ватанны саклаучылар көненә багышланган  «Призвание – Родине служить! " дип исемләнгән бәйрәм концерты була.".

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International