Кичә Татар авылында халык җыены булды. Утяшкино

2021 елның 21 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Кичә Татар авылында халык җыены булды. Утяшкино
Татар авылы халкы белән ачык сөйләшү булды. Өтәшкәгә район башлыгы Вячеслав Козлов та килде.
Вячеслав Козлов кереш сүзендә җыелучыларны конструктив һәм ачык диалогка чакырды, әлеге очрашуның форматы, үз чиратында, борчыган проблемаларны бергәләп хәл итү, район территориясендә бу проблемаларның мөмкин булган сәбәпләрен һәм шартларын җентекләп тикшерү өчен уникаль мөмкинлек булуын билгеләп үтте.
Җыен авыл җирлеге башлыгы Альмира Нәҗметдинова чыгышыннан башланды.
2021 елның 1 гыйнварына халык саны -707. 2020 елда 3 бала туган. 10 кеше вафат булды. 5 никах теркәлде, аерылышулар юк. Җирлек территориясендә 256 хуҗалык бар. 73 хуҗалыкта 301 баш мөгезле эре терлек асрала, бу узган елга караганда 12 башка күбрәк.
Узган ел 200 мең 500 сум акча җыйдык, республикадан тагын 800 мең сум, ягъни 1 миллион сум акча алдык. Бу акчага юл, күпер ремонтланды, зираттагы контейнер мәйданчыгы төзекләндерелде.
Әмма, 2020 елда хуҗалык итүнең кече рәвешләренә дәүләт ярдәме чараларының барысыннан да җирлек халкы файдаланмады. Өстәмә докладлар белән мәктәп директоры һәм ФАП мөдире чыгыш ясадылар, алар узган елда үз эшләре турында хисап тоттылар.
Вячеслав Козлов үз чыгышында бу елда башкарылган эшләр, районның нинди социаль-икътисади күрсәткечләренә ирешүе турында сөйләде.
Очрашу җанлы диалог форматында дәвам итте. Мәсәлән, халыкны иске буш йортлар борчый, алар авылның тышкы кыяфәтен бозалар.
Утырыш ахырында авыл үсешенә зур өлеш керткән кешеләр бүләкләнде.
Исегезгә төшерәбез, барлык авыл җирлекләрендә хисап утырышлары уза, анда авыл җирлекләре башлыклары халык алдында 2020 елда башкарылган эшләр турында хисап тота. Бер генә мөрәҗәгать тә игътибарсыз калмый. Авыл халкы белән һәр очрашудан соң Администрация белгечләре һәм бүлекчәләре җитәкчеләре барлык мөрәҗәгатьләрне дә шәхси рәвештә теркиләр, сорауларга җавап бирәләр, аңлаталар һәм консультацияләр бирәләр, проблемаларны ахыргача хәл итү өчен контрольгә алалар.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International