“Үз планетаңны сакла!”

2024 елның 17 апреле, чәршәмбе

15 апрель – Экологик белем көне. Әлеге көн җир шарында яшәүче барлык кешеләргә дә экологик проблемалар турында искәртә. Ул үзенә һәр кешенең игътибарын җәлеп итә, киләчәк буыннар өчен табигатьне ничек тә саклап калу кирәклеге турында уйландыра.

Әлеге көн уңаеннан “Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Шахмай авылы тарихы музее” филиалы җитәкчесе “Ромашка” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен “Үз планетаңны сакла!” дигән темага дәрес үткәрде.

Дәрес барышында балалар экологиянең нәрсә икәнен ачыкладылар, кешеләрнең табигатькә нинди зыян китерүе һәм аны саклап калу өчен нәрсә эшләргә кирәклеге турында фикер алыштылар. Балалар викторина сорауларына җавап бирделәр, үсемлекләр, хайваннар һәм кошлар турында табышмаклар чиштеләр. Һәрбер чүп-чарны аерып, төрле пакетларга тутырдылар, табигатьне сакларга өндәүче рәсемнәр буядылар.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International