Бүген картлар интернат йортына “Мәдәни-ял кичәсе” чарасы кысаларында, район мәдәният йорты хезмәткәрләре концерт программасы белән килделәр. Картлар җырчы Илназ Шәйхетдиновны бик җылы каршы алдылар. Алар аңа кушылып җырладылар, биеделәр. Кумирлары килүгә бик шатландылар.