Яңа Чишмәдә иң әйбәт сыер савучы һәм осеменаторлар конкурсы булды

2017 елның 28 июне, чәршәмбе

ООО «Сэт иле» «Новая Шешма» оешмасының Акъяр  территориясендә һәр елны үткәрелеп килүче иң әйбәт сыер савучы һәм осеменаторлар конкурсы булды.

2017 нче елның  26 июнендә һәр елны үткәрелеп килүче иң әйбәт сыер савучы һәм осеменаторлар конкурсы булды.

Конкурс алдыннан сәламләү сүзе белән УСХ һәм П башлыгы Л.Е. Богомолов , ООО «Сэт иле» - « Новая Шешма» филиалы җитәкчесе Р.Ф. Нуртдинов чыгыш ясады..

Конкурс ООО «Сэт иле» «Новая Шешма» оешмасының Акъяр  территориясендә үткәрелде.

Төрлее тәм-томнар, белен белән чәй эчкәннән соң   конкурсантлар ярышны башлап җибәрделәр. Чараның хөкемдарлары:  ветоешма җитәкчесе Евгений Лазарев, авыл хуҗалыгы бүлеге белгечләре Энже Гинатуллина, Любовь Быстрова, Халим Гизатуллин, а/ф «Новая Шешма» баш зоотехниге Ирек Гибадуллин, «Новая Шешма» а/ф терлекчелек буенча механик Рамиль Хабибуллин, Чаллы Башы бүлекчәсе идарәчесе  Илгизәр Сабитов һәм  Чистай  плем.предприятиясе белгече  Илгизәр Сафиуллин булды.

Көн дәвамында конкурста катнашучылар савым аппаратын сүтеп, җыеп, сыер савып күрсәттеләр, сыерларны ясалма орлыкландыру техникасын күрсәттеләр. Алар осталыкларын практикада һәм теориядә күрсәттеләр. Конкурсантлар өчен иң кыене дулкынлану булды, чөнки алар чит фермада, секундамер астында эшләделәр.

Машинаны сүтеп-җыюда иң өлгере Шахмай авылы сыер савучысы иде, ул машинаны  – 3.56.26 с җыйды..

Теорияне яхшы белүчеләр булып КФХ «Зубов В.С.»,   КФХ «Валеев Ф.Р.», һәм ООО А/Ф «Кулон» , ООО «Сэт иле» - «Новая Шешма» сыер савучылары танылдылар.

Бик озак бәхәсләшкәннән соң  жюри нәтиҗәләр чыгарды.  Җиңүчеләрне район башлыгы Вячеслав Михайлович Козлов бүләкләде.

Машина белән сөт савуда  1 урынны ООО КФХ «Архангельское»дан Барсукова С.А. булды , аңа суыткыч сертификаты тапшырдылар, 2 урын ООО «Сэт иле» - «Новая Шешма». Шахмай бүлекчәсеннән - Гильманова Ж.М.  аңа микродулкынлы мич бирделәр, 3 урын- «Савельев А.А.» КФХ сыннан Андриевская А.С. яулады, аңа эл.мясорубка бүләк иттеләр.

Технологлар арасында : 1 урын  – А/Ф «Кулон”нан  Коновалова О.Н.  , 2 урын- «Зубов В.С КФХ сыннан Хаертдинова Р.И.   , 3 урын- ООО «Сэт иле» - «Новая Шешма» Акъяр бүлекчәсеннән Хаметзянова Ф.Х. аларга да бүләкләр тапшырдылар.  

Конкурста катнашучылар һәм  хөкемдарлар тәм-том салынган пакетлар һәм истәлек бүләкләре белән бүләкләнделәр.

Җиңүчеләр район данын июнь аенда республика турында яклаячаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International