2024 яңалыклары

25.04.2024. "Тотальный диктант 2024" халыкара агарту акциясендә катнаштык. Бу акциядә теләгән  һәркем  үзенең грамоталыгын тикшерә һәм заманча рус әдәбияты белән таныша алды. 

-----------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------

24.04.2024. #Төзекләндерү. Авыл җирлеге биләмәсендәге оешма тирәләрен төзекләндерү эшләре бара.

  

  

_________________________________________________________

________________

28.03.2024.Изге, Нурлы Рамазан аеның 18 нче көнендә авылыбызның "Хәйдәр " мәчетендә ифтар мәҗлесе узды. Бу күркәм һәм саваплы гәмәлне оештырып үткәрүче Рифнур Хәйдәр улына, авылыбызның имам- хатыйбы Марат хәзрәткә Аллаһының рәхмәте насыйп булсын.

  Мәҗлестә мәртәбәле хәзрәтләр үзләренең үтемле вәгазләрен  сөйләделәр.Ахшам намазыннан соң, мәҗлес бай, мул табын артында дәвам итте.

__  

                                    

_______________________________________________________________________________

26.03.2024.  #Төзекләндерү. Оешма тирәләрен кардан чистартабыз.

 

________________________________________________________________________________

21.03.2024.

Бүген мәдәният йорты каршында Нәүрүз бәйрәме оештырдык. Чарага Нәүрүзбикә һәм Кыш бабай килделәр. Кыш бабайга китәргә вакыт җитсә дә, ул үз урынын язга бирәсе килмәде. Шуңа күрә, Кыш бабай һәм  Нәүрүз командалары көч сынашты. Алар йомырка салынган кашык белән, көянтә белән кар ташыдылар һәм чана тартып йөгерделәр. Кыш бабайның Нәүрүзбикәгә юл бирми чарасы калмады, чөнки Нәүрүз командасы җиңде.  Олысы һәм кечесе дә рәхәтләнеп күңел ачты. Ахырдан кунаклар бергәләп карга боткасы, коймак һәм чәй белән сыйландылар


                                                                                           

____________________________________________________________________________________

29.02.2024. Авыл җирлегендәге хатын-кызлар Советы җыелышы булды. Анда төрле мәсьәләләр каралды. Җыелышта  "Хәйдәр" мәчетенең имам- хатыйбы Галимов М.В. катнашты.

____________________________________________________________________________________

25.02.2024."Алтын карга" халыкара кинофестивале кысаларында Акъяр авыл китапханәсендә кино күрсәтү булды. Фильм Якут балаларының 1941–1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы еллары турында сөйли. Гомумән алганда, Бөек Ватан сугышы вакытында, Якутиядән 62,000 артык кеше чакырылган, яртысы гына фронттан кайткан. Арткы, авыр эш, корылык һәм 1941-1942 елларда уңышсызлык, ачлык һәм авырулар 60 мең Якут кешесенең гомерен өзде, шул исәптән балалар. Дошманны җиңү бик югары бәягә килде. Фильм ахырында, чарада катнашучылар үз фикерләрен әйттеләр һәм сугыш вакытында әти-әниләренең ничек яшәгәннәрен искә төшерделәр.

  

____________________________________________________________________________________

21.02.2024. Ватанны саклаучы бәйрәме алдыннан, Акъяр мәдәният йорты  хезмәткәрләре Халикова Р.Р. һәм Низамова Г.Х. Украинада катнашучы СВО гаиләсендә булды .Альберт  һәм Валентина Мусиналар гаиләсе Акъяр авылында якынча 10 ел яшиләр, һәм 5 балалы бу зур гаилә күптәннән безнең авылның бер өлеше булып китте. Алар Альбертның гаилә әгъзаларына рәхмәт сүзләре әйттеләр һәм кечкенә бүләкләр тапшырдылар. Альберт, өйгә исән-сау кайт, монда сине яраталар, хөрмәт итәләр, туганнарың һәм авылдашларың сине көтәләр.

_________________________________________________________

19.02.2024.Хәзерге вакытта пенсионерлар дәүләт хезмәтләренең электрон порталын теркәлергә һәм куллана алмыйлар, шуңа күрә аларга кайбер кыенлыклар белән очрашырга туры килә. Шуңа күрә, алар чиратта торып яки иң якын клиникага барырга тырышу өчен күп вакыт һәм көч сарыф итәргә тиеш. Аларның кайберләре инвалид булганга, үзләре яисә беркемнең дә ярдәменнән башка иркен йөри алмаулары белән хәл тагын да кискенләшә.

Пенсионерларга һәм инвалидларга компьютер грамоталылыгын укыту дәресләре; "өченче яшь" өчен компьютер грамоталылыгы буенча укыту Акъяр авыл китапханәсендә оештырылды, анда социаль хезмәт алучылар компьютер белән танышу һәм компьютерның төп күнекмәләрен укыту өчен генә кирәкле ярдәм ала. . Шулай ук ​​безнең пенсионерларга Дәүләт хезмәтләре порталында торак һәм коммуналь хезмәтләр өчен теркәлергә һәм түләргә сәләтле булырга һәм киләчәктә бу хезмәтләрне ышанычлы, мөстәкыйль кулланырга өйрәтүдә мөһим роль бирелә.

---------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------

15.02.2024. 2024 елның 15 февралендә бөек татар шагыйре, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең 118 еллыгы билгеләп үтелә. Акъяр авыл китапханәсе укучылары игътибарына бу датага багышланган китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Күргәзмәдә танылган ватандаш тормышына һәм эшенә багышланган китаплар һәм журнал мәкаләләре күрсәтелде. Күргәзмәдә тәкъдим ителгән китаплар укучыларга татар халкының күренекле улының тормышы һәм иҗаты турында белергә ярдәм итәчәк. Республика вакытлы матбугатыннан мәкаләләр сайлап алу Муса Җәлил поэзиясенең татар һәм рус әдәбияты үсешендәге әһәмияте турында сөйләр. Муса Җәлил әсәрен яратучылар күргәзмәдә шагыйрьнең тыныч вакытта да, сугыш чорында да язган шигырьләрен таба алалар.

------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------

15.02.2024. 1989 елның 15 феврале илебез тарихына мәңгелеккә уелып калган. Бу көнне совет гаскәрләренең соңгы сугышчылары Әфганстан җиреннән чыгарылды. Бу көн әфганчы ир-егетләребезне хөрмәтләү, чит җирләрдә башларын салган якташларыбызны искә алу, аларның якыннарының хәлен белү көне булып тарихка кереп калды. Әфган бәрелешләрендә газиз улларын югалтып, күпме аналар канлы күз яшьләре түктеләр. Алар алдында олы хөрмәт белән баш иябез. Мәдәният йортына очрашуга дип әфганчы егетебез Гайнанов Рөстәм Зәки улын чакырдык. Ул Әфган җирләрендә хезмәт иткән елларының истәлекләре белән бүлеште. Рөстәм Зәки улы Яңа Чишмә  хакимияте тарафаннан  “Әфганистаннан Совет гаскәрләренең чыгаруның 35 еллыгы юбилей медале”ен алу шатлыгы белән уртаклашты. Барлык Акъярлы Әфганчыларны  Әфганистаннан Совет гаскәрләрен чыгаруга 35 ел уңаеннан бирелгән медальләре белән кайнар котлыйбыз! Әфганчы егетләребез исән -  сау булсыннар. Дөньяларыбыз тыныч булсын!

___________________________________________________________________________________

07.02.2024 Сабый чакта ук ятим калган, “әти”  сүзен әйтергә тилмереп яшәгән, бәхетле балачакларын сугыш урлаган авылдашларыбыз бар.  Без аларны сугыш чоры балалары дип йөртәбез. Бик яшь килеш коточкыч сугышның ачы хәсрәтен үз җилкәләрендә татыган сабыр йөрәкләр шул алар. Аларның кайберләре әтиләрен бер күргәндер. Кайберләре, кечкенә булу сәбәпле, атасының йөзен дә хәтерләмидер, ә кайберләре әтиләре һәлак булганда хәтта тумаган да булгандыр...   Шул чордагы балалар хәзер инде үзләре дә ак яулыклы әбиләр, түбәтәйле бабайлар.

Укучыларга тәрбия сәгате нигезендә “Дәхшәтле сугыш балалары” исеме астында Давлетшина Әлфия Зофэр кызынын оенэ барып әнгәмә кордык. Ул безгә авыр сугыш елларын, сугыштан соңгы елларны сөйләде. Әтиләренең хәбәрсез югалуы, ачлык, янгын....Бик күпне кичергән Әлфия апабыз.

Бу тәрбия сәгатен ярдәме белән  укучылар  үзләренә бик күп мәгълүмат алып  кешелекле , өлкән буынга карата ихтирамлы  булып  калырлар, тормышның  ямен , тәмен  белеп  яшәрләр , дип  ышанып  каласыбыз килә.

Әлфия апага сәламәтлек, имин тормыш теләп калабыз.

 

________________________________________________________________
5 февральдә "Олы буын" федераль проекты кысаларында 65 яшьтән узган кешеләрне медицина тикшерүенә җибәрү өчен сәяхәт үткәрелде.

____________________________________________

 

 

27.01.2024 Акъяр авыл Советының  42 нче киңәйтелгән утырышы булды. Көн тәртибенә түбәндәге сораулар куелган иде:

1. Акъяр авыл  Советы , Башкарма комитетының 2023 елда эшләгән эшләренә иинформаөиясе һәм 2024 елга планнары.

2. Участок полициясенең 2023 елда эшлщгщн эшлщренщ отчеты

3.Бүләкләүләр

  

____________________________________________________________________________________

26.01.2024. Акъяр авыл җирлеге территориясендә 6 массив буенча пайчылар җыелышы узды.

Көн тәртибенә өлешчә биләнгән болыннар, көтүлекләр белән авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләр категориясеннән җир кишәрлекләрен арендалау шартнамәләре шартларына үзгәрешләр кертү; җир кишәрлекләренә гомуми өлешле милек хокукындагы өлешләрне яңадан бүлү мәсьәләсе кертелде.

 

Соңгы яңарту: 2024 елның 26 апреле, 16:28

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International