Белдерүләр

БЕЛДЕРҮ!

Сезне 2022 елның 20 октябрендә 12.00 сәгатьтә Тубылгы Тау авылы, Яшьләр урамы, 100 йорт адресы буенча, 15.00 сәгатьтә Тубылгы Тау авылы, Тынычлык урамы, 73 йорт адресы буенча һәм 17.00 сәгатьтә Тубылгы Тау авылы, Яшьләр урамы, 94А йорт адресы буенча гражданнар җыенында катнашуга чакырабыз:

 

 

“2024 елда үзара салым кертүегез һәм Татарстан Республикасы Яңа Чишмә муниципаль районы Тубылгы Тау авыл җирлегендә яшәү урыны буенча теркәлгән һәр балигъ булган кешедән, көндезге уку формасы буенча укучы студентлардан, сугыш ветераны, сугыш хәрәкәтләре ветераннары, контракт буенча хәрби хезмәт узучы Россия Федерациясе Кораллы көчләре хәрби хезмәткәрләре, 1 нче төркем инвалидлардан тыш алынган акчаларны Тубылгы Тау авылында түбәндәге эшләрне башкару буенча җирле әһәмияткә ия булган мәсьәләләрне хәл итүгә юнәлдерүегез белән килешәсезме?:

- торак пункт чикләрендә гомуми файдаланудагы җирле әһәмияттәге автомобиль юлларын төзү, ремонтлау, карап тоту;

- су белән тәэмин итү һәм су бүлеп бирү системаларын, су башняларын, скважиналарны һәм су белән тәэмин итү чыганакларыннан су коймасын тәэмин итүче башка инженер корылмаларын проектлау, төзү һәм ремонтлау.”

 

Хөрмәтле авылдашлар!

         Тубылгы Тау авыл җирлеге сезне, 14.03.2023 елның 8 нче номерлы Татарстан Республикасы Яңа Чишмә муниципаль районы Тубылгы Тау башкарма комитеты карары нигезендә, 2023 елның 1 нче апреленнән 31 нчы маена һатле “Чисталык икеайлыгы” игълан ителүе турында кисәтә. Шушы карарга нигезләнеп Тубылгы Тау авыл җирлеге карар чыгарып, боерык бирә: 7 нче майга кадәр:

  1. турыгыздагы, ындыр артларыгыздагы, елга тирәләрендәге чуп-чарларны җыештырып, кисәсе утыннарыгызны кисеп өеп куюыгызны, турыдагы тиешсез куелган техникаларыгыздан арынып, морҗаларыгызны агартуны, каралты кураларыгызның (ел әйләнәсендә) төзек тотуын сорап кына калмый, тәлап итә.
  2.  Һәрбер хуҗалыкта су тутырылган сыешлыклар булырга тиеш.
  3.  Йорт хуҗалыгы тирәсенә зур габаритлы техника кую катгый тыела.
  4.  Йорт хуҗалыгы янында ерганак, елга ярына (ел әйләнәсендә) - шуңа иң якын булган йорт хуҗалыгы жавап бирә.
  5. Тиешсез урынга чүп түгү, капка төпләрендә аркылы бүрәнә, труба һәм башка әйберләр кую (ел әйләнәсендә) катгый тыела.
  6.  Капка төбеннән урам юлына кадәр җир чүптән (ел әйләнәсендә) җыештырылырга, тырмаланырга һәм себерелергә тиеш.
  7.  Өйдән урамга су агызу (ел әйләнәсендә) катгый тыела.
  8.  Йорт хайваннарын караусыз урамда йөрту катгый тыела. Шулай ук рөхсәтсез электркөтучесен кую тыела.
  9. Төзелеш материаллары йорт тирәсенә ҖҮС рөхсәтеннән башка куелмаска тиеш, шуларга өстәп алгы бакчаларыгызга чәчәк утырту, турыдагы электр, телефон баганаларын агарту да кушыла.
  10. Йорт тирәләрендә, бакчаларда жыелган чүп чарны, чирәм жирләрне, яр буйларын, зират өстен яндыру катгый тыела. Янгын куркынычсызлыгынын утәлешен  районнан МЧС тикшерәчәк. Үтәлешне бозылучыларга штраф биреләчәк.
  11.  Җәмәгать урыннарында ,моның өчен җайлашмаган торак пункт чигендә мал йөртү катгый тыела.
  12. Эш нәтиҗәләре буенча Сабантуй бәйрәмендә үрнәк хуҗалыклар билгеләнеп үтеләчәк.

          1 нче, 2 нче май көнне, зиратлар өстендә өмәгә җыелабыз. Барыгызның да катнашуы мәҗбүри, балаларыгызны чакырып кайтаруыгыз сорала. Зират өсте, әти-бабаларыбыз үзебез кебек чиста-матур урында ятарга хокуклы.

          Шушы боерык үтәлмәгән очракта  “Авылны төзекләндерү, тиешле санитар-чисталыкны тоту” кагыйдәсе бозылса сезнең белән, үпкәләшмибез,  участок полицясе  һәм район админстратив комиссиясе шөгельләнәчәк һәм штраф биреләчәк.

          Авылыбызның чисталыгы, матурлыгы, киләчәге үзебезнең кулларда.

 

БЕЛДЕРҮ

2022 елның 25 ноябрендә 17.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Яңа Чишмә муниципаль районы Тубылгытау авыл җирлеге «Татарстан Республикасы Яңа Чишмә муниципаль районының Тубылгытау авыл җирлеге бюджеты турында» карары проекты буенча Тубылгытау авыл җирлеге башкарма комитетында Яшьләр ур., 73 нче йорт, Тубылгы Тау авылы, Яңа Чишмә районы, Татарстан Республикасы адресы буенча ачык тыңлаулар үткәреләчәк.

Татарстан Республикасы Яңа Чишмә муниципаль районы Тубылгытау авыл җирлегенең 2023 елга һәм 2024, 2025 елларның планлы чорына бюджеты проектына кертелә торган үзгәрешләр проектына тәкъдимнәрне Татарстан Республикасы Яңа Чишмә муниципаль районы Тубылгытау авыл җирлеге Советына түбәндәге адрес буенча кертергә: 423181, Татарстан Республикасы, Яңа Чишмә районы, Тубылгы Тау авылы, Яшьләр урамы, 73 нче йорт, Татарстан Республикасы Яңа Чишмә муниципаль районы Тубылгытау авыл җирлеге башкарма комитеты сәркатибенә язма формада.

Тәкъдимнәр эш көннәрендә 08.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр «Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат рәсми порталында» Интернет «мәгълүмат - телекоммуникация челтәрендә: httr://pravo.tatarstan.ru бастырырганнан соң.

 Ачык тыңлауларда катнашу өчен гаризалар Татарстан Республикасы, Яңа Чишмә районы, Тубылгы Тау авылы, Яшьләр урамы, 73 нче йорт адресы буенча (конвертта «бюджет турында фикер алышу» тамгасы белән) бирелә.

 

Хөрмәтле сайлаучы!

Сезне 2022 елның 16 октябрендә 12.00 сәгатьтә Тубылгы Тау гомуми белем бирү мәктәбе янында (Тубылгы Тау авылы, Яшьләр урамы, 100 йорт) гражданнар Җыенының беренче этабында катнашырга

Яки 2022 елның 16 октябрендә 15.00 сәгатьтә Тубылгы Тау авылы, Тынычлык урамы, 73 йорт янында гражданнар Җыенының икенче этабында катнашырга

Яисә 2022 елның 16 октябрендә 17.00 сәгатьтә Тубылгы Тау мәдәният йортында (Тубылгы Тау авылы, Яшьләр урамы, 94а йорт) гражданнар Җыенының өченче этабында түбәндәге мәсьәлә буенча катнашырга була: “Сез 2023 елда Татарстан Республикасы Яңа Чишмә муниципаль районы «Тубылгы Тау авыл җирлеге»  территориясендә теркәлгән балигъ булган һәрбер гражданнан, көндезге бүлектә укучы студентлар, сугыш  ветераннары, сугыш хәрәкәтләре ветераннары, Россия Федерациясе Кораллы Көчләренә мобилизацияләнгәннәр һәм аларның гаилә әгъзалары, 1 нче төркем инвалидлардан тыш 500 сум куләмендә салым җыярга һәм җыелган сумманы түбәндәге эшләргә тотуга ризамы:

     - Яшьләр урамы, Дуслык урамы, Тынычлык урамы буенча юлларга вак таш җәю (сатып алу, ташу, вак таш җәю, килешү буенча эшләр өчен түләү);

    - юлларны кардан чистарту (килешү буенча эш өчен түләү);

    - җәйге чорда территорияне чабу (ягулык-майлау материаллары, запас частьләр сатып алу, килешү буенча эшләр һәм хезмәт күрсәтүләр өчен түләү);

   - юлларны грейдлау (килешү буенча түләү).”

Гражданнар җыенында катнашу өчен сезгә үзегез белән Россия Федерациясе гражданины паспорты яисә Россия Федерациясе гражданины паспортын алмаштыручы документ булырга кирәк.

2022 елның 08 октябреннән 11 ноябренә кадәр 8.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр, ял көннәрендә 8.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр, сайлаучылар (гражданнар җыенында катнашучылар) исемлеген ачыклау һәм танышу өчен чакырабыз.

Әгәр дә сез 16.10.2022 17.00 сәгатьтә мөстәкыйль рәвештә җитди сәбәп аркасында (сәламәтлек торышы, инвалидлык) гражданнар җыенына килә алмыйсыз икән, сезнең язма гаризагыз яки тавыш бирү өчен бинадан тыш тавыш бирү мөмкинлеге бирү турындагы язма мөрәҗәгатегез 2022 елның 11 октябреннән 2022 елның 16 октябрендә 14.00 сәгатькә кадәр Тубылгы Тау авыл җирлегенә түбәндәге адрес буенча тапшырылырга тиеш: Тубылгы Тау авылы, Яшьләр урамы, 73 йорт яки телефон буенча: 38-2-44.

 

Тубылгы Тау авыл җирлеге башлыгы                                               Ф.Ф. Исмәгыйлев

 

БЕЛДЕРҮ

2022 елның 9 сентябрендә 17.00 сәгатьтә Тубылгытау мәдәният йортында түбәндәге адрес Татарстан Республикасы, Яңа Чишмә муниципаль районы, Тубылгы Тау авылы, Молодежная ур., 94а йорт буенча Татарстан Республикасы Яңа Чишмә муниципаль районы Тубылгытау авыл җирлеге Советының 2017 елның 27 июнендәге 28-68 номерлы карары белән расланган «Татарстан Республикасы Яңа Чишмә муниципаль районы «Тубылгытау авыл җирлеге» муниципаль берәмлегенең төзекләндерү кагыйдәләре»нә үзгәрешләр кертү турында Татарстан Республикасы Яңа Чишмә муниципаль районы Тубылгытау авыл җирлеге Советы карары проекты буенча ачык халык тыңлаулары булачак.


Югарыда күрсәтелгән проект буенча тәкъдимнәр Татарстан Республикасы Яңа Чишмә муниципаль районының Тубылгытау авыл җирлеге Советына түбәндәге адрес буенча кертелә: 423181, Татарстан Республикасы, Яңа Чишмә районы, Тубылгы Тау авылы, Молодежная урамы, 73 йорт.

Тәкъдимнәр Яңа Чишмә муниципаль районының рәсми сайтында «Интернет» мәгълүмат – телекоммуникация челтәрендә халыкка җиткерелгән көннән алып 08.00 сәгатьтән 16.30 сәгатькә кадәр кабул ителә. http://novosheshminsk.tatarstan.ru Татарстан Республикасы Яңа Чишмә муниципаль районы Тубылгытау авыл җирлеге территориясендә махсус мәгълүмат стендларында урнаштырылган.

Ачык тыңлауларда катнашу өчен гаризалар түбәндәге адрес буенча бирелә: 423181, Татарстан Республикасы, Яңа Чишмә районы, Тубылгы Тау авылы, Молодежная урамы, 73 йорт, шәхсән яки почта аша (конвертта «төзекләндерү кагыйдәләре турында фикер алышу» дигән тамгасы белән).

 

Ел башыннан Татарстанда 20 меңнән артык СНИЛС проактив вариантта рәсмиләштерелгән

         Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге хәбәр иткәнчә, 2022 ел башыннан Татарстанда якынча 20 650 СНИЛС номеры проактив  вариантта,ягъни  гражданнарның мөрәҗәгатеннән башка гына рәсмиләштерелгән. ЗАГС органнарында яңа туган сабыйны теркәгәннән соң, мәгълүматлар автомат рәвештә Пенсия фондына тапшырыла. Фонд белгечләре мөстәкыйль рәвештә балага СНИЛС тутыралар һәм әнинең дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетына хәбәр җибәрәләр.

        "2020 елдан башлап дәүләт яки муниципаль хезмәтләрдән файдалану  өчен  шәхси счетның иминият номеры язылган кәгазь таныклыгы булу таләп ителми. Баланың шәхси лицевой счётының иминият номеры (СНИЛС) турындагы мәгълүматны ата-аналарга мобиль җайланмада  саклап калу һәм сораган җиргә  хәбәр итү дә җитә ", - дип ачыклык кертте Татарстан Пенсия фонды башлыгы Эдуард Вафин

          Баланың СНИЛСы турындагы мәгълүмат әнисенең шәхси кабинетына килсен өчен, дәүләт хезмәтләре порталында  күрсәтелгән анкета мәгълүматларының Пенсия фондына ЗАГС органнарыннан кергән белешмәләр белән туры килүе шарт. Шуңа күрә хатын-кыз фамилиясен алмаштырган очракта әлеге мәгълүматларны порталда да яңартырга киңәш ителә. Югыйсә, баланың СНИЛСы ананың шәхси кабинетында чагылыш тапмаска мөмкин. Әни кеше дәүләт хезмәтләре порталында теркәлү узмаган  очракта, СНИЛСны Пенсия фондына яки күпфункцияле үзәккә  мөрәҗәгать итеп алырга мөмкин,. Уллыкка бала алган гаиләләр өчен шулай ук СНИЛСны рәсмиләштерүнең элеккеге мөрәҗәгать итү тәртибе саклана, чөнки кирәкле белешмәләрне бары тик уллыкка алучылар үзләре генә бирә ала.

 

Татарстанда 84 меңнән артык иминиятләштерүче Пенсия фондына белешмәләрне электрон элемтә каналлары буенча җибәрә

       Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге хәбәр иткәнчә, Республиканың 84 100 иминиятләштерүчесе  Пенсия фонды белән электрон элемтә каналлары буенча документлар алмашу, шул исәптән эш бирүче аша үз хезмәткәрләренә картлык буенча иминият пенсиясен билгеләү турында килешү төзегән.

        Булачак пенсионерның язма ризалыгы булган очракта, предприятиенең кадрлар хезмәте Пенсия фондына пенсия билгеләү өчен кирәкле документларны  якланган элемтә каналлары буенча җибәрә.

        Гражданнарга  шәхси счетларыннан чыгарылма  белән танышып барырга  кирәк. Моны электрон рәвештә Пенсия фонды  сайтында яки Дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетта, шулай ук фондның клиентлар белән эшләү хезмәтенә яки күпфункцияле узәккә  мөрәҗәгать итеп эшләргә мөмкин.

        Пенсия билгеләү процессына тискәре  йогынты ясаучы нинди дә булса факторлар булмаган очракта, иминиятләштерүче яки хезмәткәр карамагында булган документлар, мәсәлән, хезмәт кенәгәсе, балалар туу турында таныклык, хәрби билет, 2002 елның 1 гыйнварына кадәр хезмәт хакы турында мәгълүмат фондка  тапшырыла. Җитмәгән мәгълүматларны Пенсия фонды белгечләре, гражданин элек эшләгән оешмаларга һәм архивларга  юллап, мөстәкыйль рәвештә соратып алачаклар.

        "Без Татарстан иминиятчеләрен Пенсия фонды белән электрон хезмәттәшлек итү турында килешү төзергә,шул юл белән картлык буенча иминият пенсиясе билгеләү өчен таләп ителә торган документларны әзерләү процессын җиңеләйтергә һәм булачак пенсионерны Пенсия фондының клиентлар белән эшләү хезмәтенә шәхсән мөрәҗәгать итү зарурлыгыннан азат итергә чакырабыз", - дип билгеләде Татарстан Пенсия фонды Идарәчесе Эдуард Вафин.

        Пенсия билгеләүгә әзерлек эшләре тәмамланганнан соң, булачак пенсионерга Россия Пенсия фонды сайтында шәхси кабинет аша тиешле гариза юлларга гына кирәк булачак.

 

Абитуриентларның ата-аналары игътибарына: укыган  өчен ана капиталы акчасы белән түләргә мөмкин

         Россия Федерациясе Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге студентларның ата-аналарына балаларының институтта яисә көллияттә  ана (гаилә) капиталы акчасы белән түләп уку мөмкинлеге барлыгы турында искә төшерә.Укыган өчен акчаны  шәхси компьютер яки смартфон аша, Пенсия фондының клиент хезмәтенә мөрәҗәгать итмичә генә түләргә мөмкин.

        Дәүләт программасы эшли башлаганнан бирле - 2007 елдан башлап регионда яшәүчеләр тарафыннан  ана капиталын баланы укытуга юнәлдерү  турында 35,5 меңнән артык гариза бирелгән.

        Шуны да билгеләп үтү урынлы: сертификат акчасын тулысынча   яки өлешчә белем алуга түләү максатында файдаланучы баланың яше уку башлану датасына 25 яшьтән артмаска, ә   сертификат бирелгән балага өч яшь тулган булырга тиеш (бу ата-аналар икенче бала тугач сертификат алган һәм ана капиталын беренче баланы укытуга тотарга карар кылган очракта).

        Мәгариф оешмасының Россия территориясендә булуы һәм тиешле белем бирү хезмәтләрен күрсәтү хокукына ия булуы төп шарт булып тора. Баланы укытуга ана капиталы хисабына түләү турында гаризаны сертификат хуҗасы онлайн форматта - Пенсия фонды сайтында яки дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинет аша, шулай ук  Россия Пенсия фондының теләсә кайсы клиент хезмәтенә яки күпфункцияле үзәккә килеп бирергә момкин

«Россия Пенсия фонды бүлеге һәм уку йорты арасында мәгълүмат алмашу турында килешү төзелгән булса , уку йортының түләүле белем бирү хезмәтләрен күрсәтү турындагы шартнамәсенең күчермәсе таләп ителми. Килешү кысаларында фонд мөстәкыйль рәвештә кирәкле мәгълүматларны соратып ала. Шулай итеп, сертификаттан тулысынча дистанцион рәвештә файдаланып  була», - диде Татарстан Пенсия фонды бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

 

Ел башыннан 12 мең татарстанлы ана капиталын проактив режимда  алган

         2020 елның апрель уртасыннан Пенсия фонды ана капиталын ата-аналардан мөрәҗәгать кабул итмичә генә - проактив режимда рәсмиләштерә башлады. Беренче һәм икенче бала туган гаиләләргә мондый форматта 65,5 меңнән артык сертификат бирелгән, шуның  12 меңгә якыны 2022 елда рәсмиләштерелгән.

         Пенсия фонды сертификатны электрон рәвештә рәсмиләштерә һәм ата-ананың Пенсия фонды сайтындагы һәм дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетына җибәрә. Шуннан соң кабинет аша сертификаттан файдалану турында гариза бирергә һәм күпме акча калганын  контрольдә тотарга мөмкин. Шулай итеп, гаиләнең бала туганнан соң клиентлар белән эшләү хезмәтенә мөрәҗәгать итмичә генә сертификатны рәсмиләштерү һәм аннан файдалану  мөмкинлеге бар.

        Исегезгә төшерәбез, 2021 елдан ана капиталын алу һәм аны сайланган максатларда файдалану тизләтелде. Сертификатны рәсмиләштерү срогы 5 эш көненә кадәр, аннан файдалану вакыты - 10 эш көненә кадәр кыскартылды.

Үзенең пенсия хокукларын формалаштыруны  55 меңнән артык татарстанлы күзәтә .

 Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсе хәбәр иткәнчә, шәхси счетның торышы турында гражданнар соравы буенча ел башыннан 55 меңнән артык өземтә формалаштырылган. Бу мәгълүматларны алу өчен гражданнарның күпчелеге Россия Пенсия фонды сайтында һәм дәүләт хезмәтләре порталында Шәхси кабинет аша онлайн рәвештә мөрәҗәгать иттеләр.

Әлеге исемлектә иминият стажы, пенсия коэффициентларының күләме һәм эш бирүчеләрнең түләүләре турында актуаль мәгълүмат чагылдырыла. Анда, шулай ук,  формалашкан очракта пенсия тупланмаларының күләмен һәм шул тупланмаларның кайсы фондта инвестицияләнгәнен күрергә мөмкин.

"Вакытында өземтәгә заказ бирү-үз пенсия хокукларын бәяләү өчен ышанычлы адым. Өземтә ярдәмендә эш бирүчеләр тарафыннан тапшырыла торган иминият стажы һәм хезмәт хакы турындагы белешмәләрнең төгәллеген һәм тулылыгын тикшерергә мөмкин, бу төгәлсезлек ачыкланган очракта мәгълүматны үз вакытында төзәтергә яки тулыландырырга мөмкинлек бирәчәк. Шәхси счет белешмәләрен контрольләү пенсия билгеләгәндә мәгълүматларның тулылыгына ышанычны арттыра", - дип аңлатты Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

   Исегезгә төшерәбез, 2022 елдан Пенсия фонды  ир-атларга 45 яшьтән  һәм хатын-кызларга 40 яшьтән башлап, аларның пенсия коэффициентларының күләме, стажлары һәм хәзерге вакытта әлеге күрсәткечләр буенча исәпләнгән пенсиянең фаразланган күләме турында проактив рәвештә хәбәр итә. Мәгълүмат өч елга бер тапкыр гражданинның шәхси кабинетына киләчәк.

Ирләр өчен ана капиталы алу мөмкинлекләрен киңәйттеләр

          Россия Федерациясе Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсе аерым очракларда ир-атларның да ана капиталына сертификат алучы булырга мөмкин булуын искә төшерә.

          2022 елның 1 маеннан әлеге хокукны бирүче  тормыш хәлләре исемлеге закон тарафыннан киңәйтелгән.  Хәзер ана капиталына хокукы булган затлар даирәсенә түбәндәге категорияләр өстәлде:

 - 2007 елның 1 гыйнварыннан башлап туган икенче, өченче яисә аннан соңгы балаларны тәрбияләүче әтиләр яисә аларны уллыкка алучы ир-атлар   (балаларның Россия гражданлыгы булмаган әниләре үлгән яисә үлгән дип танылган очракта);

 - 2020 елның 1 гыйнварыннан соң туган беренче баланы тәрбияләүче яисә уллыкка алучы  ир-атлар ( Россия гражданлыгы булмаган әнисе үлгән яисә үлгән дип танылган очракта).

           Шул ук вакытта дәүләт финанс ярдәменә моңа кадәр дә  хокукы булган ир-атлар бар:

 -  уллыкка алу турында суд карары 2007 елның 1 гыйнварыннан башлап законлы көченә кергән булса, моңа кадәр өстәмә дәүләт ярдәме чараларына хокуктан файдаланмаган икенче, өченче  яисә аннан соңгы балаларның бердәнбер уллыкка алучылары булып торучы ир-атлар;

 - уллыкка алу турындагы суд карары 2020 елның 1 гыйнварыннан башлап законлы көченә кергән булса, моңа кадәр өстәмә дәүләт ярдәме чараларына хокуктан файдаланмаган, беренче баланың бердәнбер уллыкка алучылары булып торучы ир-атлар.

            “Ана капиталын рәсмиләштерү өчен әтигә яки уллыкка алучы ир-атка Дәүләт хезмәтләре порталында яки "Минем документлар" күпфункцияле үзәгендә гариза бирү дә җитә.  Акчаны ир-атлар да моңа кадәр рөхсәт ителгән максатларда файдалана ала, бары тик сертификат акчасын әниләрнең тупланма пенсиясен формалаштыруга юнәлтү юнәлеше генә кулланылмый”, - дип билгеләп үтте Татарстан Пенсия фонды бүлекчәсе идарәчесе Эдуард Вафин.

              Татарстанда Россия гаиләләренә ярдәм итү буенча дәүләт программасын гамәлгә ашыру вакытыннан бүгенгәчә   500  ир-ат ана (гаилә) капиталына ия булды.

 

Хөрмәтле авылдашлар!
 

Җомга көнне, 20 май көнне, 12.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр Тубылгытау авыл җирлеге Башкарма комитетында Татарстан Республикасы Яңа Чишмә муниципаль районы прокуроры Козлов Станислав Геннадьевич гражданнарны кабул итәчәк. Алдан язылу буенча сораулар белән 8(84348) 38244 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Кабул итү көнендә гариза бирүчеләргә шәхесне раслаучы документ булырга тиеш.
Кабул итү Татарстан Республикасы, Тубылгы Тау авылы, Молодежная ур., 73 йорт адресы буенча узачак.

БЕЛДЕРҮ

2022 елның 4 маенда 17.00 сәгатьтә Тубылгытау мәдәният йортында түбәндәге адрес Татарстан Республикасы, Яңа Чишмә муниципаль районы, Тубылгы Тау авылы, Молодежная ур., 94а йорт буенча Татарстан Республикасы Яңа Чишмә муниципаль районы Тубылгытау авыл җирлеге Советының 2017 елның 27 июнендәге 28-68 номерлы карары белән расланган «Татарстан Республикасы Яңа Чишмә муниципаль районы «Тубылгытау авыл җирлеге» муниципаль берәмлегенең төзекләндерү кагыйдәләре»нә үзгәрешләр кертү турында Татарстан Республикасы Яңа Чишмә муниципаль районы Тубылгытау авыл җирлеге Советы карары проекты буенча ачык халык тыңлаулары булачак.


Югарыда күрсәтелгән проект буенча тәкъдимнәр Татарстан Республикасы Яңа Чишмә муниципаль районының Тубылгытау авыл җирлеге Советына түбәндәге адрес буенча кертелә: 423181, Татарстан Республикасы, Яңа Чишмә районы, Тубылгы Тау авылы, Молодежная урамы, 73 йорт.

Тәкъдимнәр Яңа Чишмә муниципаль районының рәсми сайтында «Интернет» мәгълүмат – телекоммуникация челтәрендә халыкка җиткерелгән көннән алып 08.00 сәгатьтән 16.30 сәгатькә кадәр кабул ителә. http://novosheshminsk.tatarstan.ru Татарстан Республикасы Яңа Чишмә муниципаль районы Тубылгытау авыл җирлеге территориясендә махсус мәгълүмат стендларында урнаштырылган.

Ачык тыңлауларда катнашу өчен гаризалар түбәндәге адрес буенча бирелә: 423181, Татарстан Республикасы, Яңа Чишмә районы, Тубылгы Тау авылы, Молодежная урамы, 73 йорт, шәхсән яки почта аша (конвертта «төзекләндерү кагыйдәләре турында фикер алышу» дигән тамгасы белән).

 

БЕЛДЕРҮ

2022 елның 4 апрелендә 17.00 сәгатьтә Тубылгытау мәдәният йортында түбәндәге адрес Татарстан Республикасы, Яңа Чишмә муниципаль районы, Тубылгы Тау авылы, Молодежная ур., 94а йорт буенча Татарстан Республикасы Яңа Чишмә муниципаль районы Тубылгытау авыл җирлеге бюджетының 2021 елга үтәлеше турында хисап раслау хакында убылгытау авыл җирлеге Советы карары проекты буенча ачык халык тыңлаулары булачак.


Югарыда күрсәтелгән проект буенча тәкъдимнәр Татарстан Республикасы Яңа Чишмә муниципаль районының Тубылгытау авыл җирлеге Советына түбәндәге адрес буенча кертелә: 423181, Татарстан Республикасы, Яңа Чишмә районы, Тубылгы Тау авылы, Молодежная урамы, 73 йорт.

Тәкъдимнәр Яңа Чишмә муниципаль районының рәсми сайтында «Интернет» мәгълүмат – телекоммуникация челтәрендә халыкка җиткерелгән көннән алып 08.00 сәгатьтән 16.30 сәгатькә кадәр кабул ителә. http://novosheshminsk.tatarstan.ru Татарстан Республикасы Яңа Чишмә муниципаль районы Тубылгытау авыл җирлеге территориясендә махсус мәгълүмат стендларында урнаштырылган.

Ачык тыңлауларда катнашу өчен гаризалар түбәндәге адрес буенча бирелә: 423181, Татарстан Республикасы, Яңа Чишмә районы, Тубылгы Тау авылы, Молодежная урамы, 73 йорт, шәхсән яки почта аша (конвертта «бюджет турында фикер алышу» дигән тамгасы белән).


Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International