2017 елның 6 ноябре- Татарстанның Конституциясе кабул ителүгә 25 ел тулган көн. Документның нигезендә халыкның төрле проблемаларны хәл итүдә Татарстанның мөстәкыйльлеген ныгыту теләге.
Әлеге вакыйга кысаларында 23-28 октябрьдә районның белем учреждениеләрендә "Татарстанның Конституциясе -тарихтагы 25 ел" темасына парламент дәресләре үтте.Дәресләрдә ТР Дәүләт советы депутатлары, Яңа Чишмә Советы депутатлары катнашты.
24-25 октябрьдә Парламент дәресләре Яһудин Ш.Г., Хөснетдинов М.Г., Козлов В.М. һәм Яңа Чишмә Советы депутатлары белән берлектә 9 белем учреждениеләрендә узды.