Безнең Яңа Чишмә районы ветераннары лаеклы ялда утыру күңелсез түгел икәнен расладылар. Алар буш вакытларында иҗат белән шөгыльләнәләр: җырлыйлар, шигырь сөйлиләр. Аларга яшьләре комачау итми. 20 нче сентябрь көнне безнең район үзешчән сәнгатьрә катнашучы ветераннар коллективлары Алексеевскида узган IV Республикакүләм «Балкыш» (Сияние) фестивалендә катнаштылар. Болар:
Бу коллектив членнары тере тавышка җырладылар, фольклор һәм сәнгатьле сөйләм буенча ярыштылар. Бу коллективлар бик әйбәт чыгыш ясадылар, тамашачылар аларны җылы кабул итте. Жюри чыгышларын югары бәяләде, алар дипломнар белән бүләкләнделәр.Бу коллективлар Казанда да уңышлы чыгыш ясасыннар дигән теләктә калабыз.